ДӘХИ рәв. иск. кит. 1) Тагын бер мәртәбә; яңадан. Дәхи дә килеп баш балам Мирзанур белән төпчегем Кәшифәгә сагынычлы сәламнәр күндерәм. Г.Ахунов 2) Шулай ук. [Комаров:] Чакыру кәгазьләрегездә, хәрбиләр әйтмешли, повесткаларыгызда әйтелгән «өч көнлек ризык, янә һәм дәхи кашык-кружка»ларыгызны онытмадыгызмы? Ф.Латыйфи. Аллаһымның барлыгына, әүвәл – ахыр юк аңа, Бетү дәхи юк аңа – бердер Аллаһым бәнем. Татар халык иҗаты |