ДӘФТӘР и. гар. Шакмаклы яки сызыклы ак кәгазь битләрен калын яки юка тышлык (тышсыз да булырга мөмкин) эченә теркәп ясаган язу-сызу әсбабы. Өстәлнең бер кырыенда пөхтәләп өелгән китаплар, икенче кырыенда – дәфтәрләр. И.Салахов