ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК и. Дәүләт төзелеше, дәүләт оешмасы. Бу, мәсәлән, үз дәүләтчелеген югалтып, Кытайга коллыкка төшкән күк, төрекләрнең аянычлы-үкенечле хәлен тасвирлаган яки халыкны каганга тугрылыклы, бердәм, уяу булырга чакырган юлларда аеруча ачык күренә. Х.Мәхмүтов. Бакунин эшчеләр сыйныфының көчләренә ышанмады, ул һәртөрле дәүләтчелекне, шул исәптән пролетариат дәүләтчелеген инкяр итте, анархизм идеологы сыйфатында чыкты. Социалистик Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә