ДӘҮЛӘТСЕЗ с. 1) Дәүләт (1 мәгъ.) системасы булмаган. Калдың бүген дәүләтсез, чишмә агар яшеңдән. Кайда калды шатлыгың, Кайда сәнең байлыгың? Бәет. 15 октябрь, һичшиксез, татарлар өчен иң кайгы-хәсрәтле көн, кара көн, кояшыбыз баткан, илсез, дәүләтсез калдырган көн. Юлдаш 2) Дәүләте (2 мәгъ.), байлыгы булмаган, бай түгел; мөлкәтсез |