ДӘҮЛӘТЛЕ с. 1) Дәүләт (1 мәгъ.) системасы булган. Һуннар, борынгы төркиләр турында сүз алып барганда, шуны басым ясап әйтергә кирәк: тарихта алар дәүләтле халыклар буларак билгеле. Г.Дәүләтшин. Милли азатлык хәрәкәте, хокук һәм ирек өчен көрәшкә әйләнеп, гасырлар дәвамында дәүләтле булган чакларыбызны искә төшереп торган. Мәгърифәт

2) Дәүләте (2 мәгъ.) булган, бай. Атаң үзе зур дәүләтле кешеме соң, энем? Ш.Камал. Шанлы, дәүләтле Хантимер мирзаның --- гайрәтле улы Шаһтимер белән --- асыл токым Сәлим мирзаның --- гүзәл кызы Хәмдия бер-берсенә яр булырга вәгъдә бирделәр. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә