ДӘҮЛӘТАРА с. 1) Ике яки берничә дәүләт өчен уртак булган, дәүләтләр арасындагы. Дәүләтара оешмалар

2) Ике яки берничә дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләргә караган. XVII–XVIII гасырларда дәүләтара мөнәсәбәтләрдә дә татар теле кулланыла. Р.Фәттахова. --- 1994 елның 15 февралендә Россия белән Татарстан арасында ике яклы дәүләтара Шартнамә барлыкка килде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә