ДӘҮЛӘТ и. гар. 1) Илдә хөкем сөргән тәртипне саклау, үзара каршы булган сыйныфлар арасындагы төрле бәхәсләрне бастыру өчен, хаким сыйныф тарафыннан төзелеп, башында хөкүмәт һәм аның органнары торган сәяси оешма; шундый сәяси оешмасы булган ил. Сәүдә дәүләт казнасына зур табыш китерә. Г.Дәүләтшин. Ләкин сез борчылмагыз, йорт салырга акчаны сезгә дәүләт тә биреп торыр. Ә.Еники

2) Байлык, мал-мөлкәт. Бертуганың чит тибәдер, Дәүләт тигез булмаса. Дәрдемәнд. Бүген төшемдә ак җәймә белән зур-зур балыклар тотканыңны күргән идем, дәүләт, байлык килергә булган икән. Т.Гыйззәт. Шәйхулла байны җиңгәч, аның дәүләтен менә өчебезгә бүлеп алырбыз. Д.Аппакова

3) Бәхет, куаныч. Әгәр бер тычкан тотса, аны олы бәхет вә дәүләт саный иде. Һәм ничә көн, куанып, аны теш даруыдай газиз тотып, аз-аз гына ашый иде. Татар халык иҗаты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә