ДӘ’Ү ӘНИ и. 1) Әнисенең яки әтисенең әнисе. Мәүлиягә быел унике тулды. Кечкенә чагыннан ук аны «дәү әнисе кызы», «чат дәү әнисе» дип аптыраталар иде. И.Гази. Шат күңелле җырчы әби ике оныгы өчен дәү әни дә, әни дә икән. Ватаным Татарстан

2) диал. Әтисенең иң өлкән абыйсының хатыны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә