ДӘ’Ү с. фар. 1. 1) Зур, күләме олы булган. Эшкә килгәндә, ул кемне дә үзеннән алда җибәрмичә, ирләр белән беррәттән эшләп, беррәттән дүрт-биш җамаяк аш ашап, аштан соң әле тагы дәү генә тустаган белән мөлдерәгән катыкны да ялтырата торган булган. Г.Минский. Аның дәү бите бурлат төсенә керде. Г.Бәширов. Апасы белән җизнәсе аны олы кунак сыман үз итеп каршыларлар һәм әлеге шул дәү сандык өстенә утыртырлар иде. Р.Мөхәммәдиев 2) Өлкән, олы яшьтәге. Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. М.Мәһдиев. Без, Суфиян, дәү кешеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез. Ә.Еники 3) Авторитетка, абруйга лаек; дәрәҗәле. Дәү галим 2. рәв. мәгъ. 1) Зур булу, буйга җитү. Аннан соң менә, дәү булгач, сине остабикәгә бирербез. Г.Камал. Менә берзаман син дәү үсәрсең, атаң шикелле батыр кеше, илгә кирәкле кеше булырсың ---. Г.Бәширов. Үс син тизрәк, күбәләгем минем, Дәү булып җит атаң кайтканчы, Ул, бичара, күп бөксә дә билен, Көн күрмәде бу таң атканчы… Ш.Маннур 2) Эре, киң итеп. – Хе. Нәҗип ялгышамы соң, – дип, кулларын кесәсеннән чыгарды һәм, дәү атлап, Гыйлемханның каршысына ук килеп басты. Р.Мөхәммәдиев |