ДӘРЬЯ [дәр’йа] и. фар. 1. 1) шигъ. Бик зур су, зур елга. Дәрьяларның көче кушылдыкларның исән булуында. М.Əмир. Тыелгысыз кәеф-сафа, искиткеч сый-хөрмәтләрне дә, азгынлык-фәхешлекләрне дә, төрле низаг-ызгышларны да, үлем-китемнәрне дә күп күргән сарай һәм пайтәхет өстеннән узган төнге зилзилә дәрья уртасындагы утрау-кальганың өч сажин ярым калынлыгындагы диварларын үтеп керә алмады. Җ.Рәхимов

2) күч. Нәрсәнең дә булса күплеге, чиксезлеге. Тел дәрьясы дәшми. Ул көтә, сабырлыгын һәр сүз кальбенә тигез таратып, синең колач салып йөзәргә өйрәнүеңне көтә. М.Галиев. Сугыштан алдагы еллардан калган, Шакирны каршылау өчен саклап тоткан «Магнолия» исле маен сөртенде, көзге алдына басып матурланды да, кызын җитәкләп, урамга, халык тантанасы дәрьясына атылды. Г.Минский

2. с. мəгъ. күч. Чиксез күп булган, дәрья кебек, дәрьяга тиң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә