ДӘРТСЕНҮ ф. Дәртләнү; бик теләү, ашкыну, рухлану. Шәфи, килү белән үк, дәртсенеп, лекциягә тотынды. Ш.Маннур. Яшьрәк чак булса, әллә дәртсенгән дә булыр идем. А.Гыйләҗев

Дәртсенә бару Акрынлап дәртсенүе көчәю. Йөрәгем дәртсенә бара

Дәртсенә башлау Дәртсенергә тотыну

Дәртсенә төшү Берникадәр дәртсенү

Дәртсенеп алу Азга гына, берникадәр вакытка гына дәртсенү

Дәртсенеп китү Нинди дә булса сәбәпләр аркасында дәртсенү; уйламаганда, кинәт дәртсенү. Күңеле дәртсенеп китте Мәгъфурәнең: роза чәчәкләрен бик ярата ич ул. Р.Закиров. Мөсәвирдән күреп, мин дә шул курайда уйнарга дәртсенеп киттем бит. И.Бәдретдинов

Дәртсенеп кую Кинәт бераз дәртсенү

Дәртсенеп тору Һәрвакыт, гел дәртсенү. Ә эчтә ниндидер дәрт һаман кимеми, колын кебек уйнаклап чабарга дәртсенеп тора. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә