ДӘРТСЕЗ с. 1) Сүлпән, пассив, инерт. Шаян дусты хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дәртсез бер казак хатынына әверелгән иде. Г.Ибраһимов. Хәрәкәтләре артык салмак, дәртсез, хәлсез иде аның. Р.Вәлиев. – Бәхетлеме, дисең син, Мулланур, кем өчен сакладың, дисең, – дип телгә килде, ниһаять, Рәйхан һәм дәртсез, хиссез генә үзенең тормышын сөйләп бирде. Д.Каюмова 2) Җенси хискә, тойгыга тиз бирелмәүчән, сүрән, темпераментсыз. Ул карчыгы белән ятмый, --- чөнки, аның үзенең тәгъбиренчә, карчыгы Хөсние – коры кеше, дәртсез кеше иде. Г.Гобәйдуллин. Дәртсез йөрәк таш курчакта була ул. Р.Батулла |