ДӘРТЛЕ с. 1. 1) Дәрте, илһамы булган; ашкынулы, дәртләндерә торган, омтылучан. Нәфисә кечкенәдән үк бөтен нәрсә белән кызыксынучан, күп белергә, һәммә нәрсәне төпченергә яратучан дәртле бала булып үсте. Г.Бәширов. Күзләре сөйде чибәрне, Дәртле, илһамлы кич... Г.Афзал

2) Җенси дәрте булган, тиз хисләнүчән, темпераментлы. Ә менә төштә күргәне чын булды бугай. Кайнар иде, дәртле иде ул кыз. Кочагына сеңеп бетә язган иде... бәлки, тагын килер? Ә.Дусайлы

2. рәв. мәгъ. Дәртләнеп. Һәм әткә кошкай да шундый дәртле итеп, шундый онытылып сайрады. Г.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә