ДӘРТЛӘНҮ ф. Дәрт керү, рухи көч барлыкка килү; ашкыну, омтылу. Ул һаман элеккечә дәртләнеп эш артыннан чаба. И.Салахов

Дәртләнә бару Торган саен ныграк дәртләнү; акрынлап дәртләнү арту. Әхәт абый, торган саен дәртләнә барып, чебеш алырга җыенган тилгән сыман, кунак кыз тирәсендә бөтерелә башлады. Г.Бәширов. Шигырь дөньясына эчкәрәк кергән саен, артист дәртләнә бара, дулкынлана бара. Р.Заһидуллина. Гайнулла бабай бер нәрсә белән «чирләсә», үзе дә шул Утлы Мәлик кебек, туктый алмый, дәртләнгәннән-дәртләнә бара иде. Г.Мирһади

Дәртләнә башлау Дәртләнергә тотыну. Хәзер минем кунагым булган кыр казы бигрәк дәртләнә башлады. М.Гафури

Дәртләнә төшү Бераз дәртләнү, дәрте берникадәр арту. [Биюче] Дәртләнә төште, аның аяклары тагын да җиңелрәк --- тыпырдый башлады. А.Шамов. Минем яхшы ук йомшара башлавымны тоеп алган Дамир, тагын да дәртләнә төшеп, болай дип өстәде: «Фонд өчен кирәкле ике-өч кешенең хезмәт хакы «ТатАрт» тарафыннан түләнәчәк». М.Госманов. Ул [Шамбы], тагын да дәртләнә төшеп, атна буе разведка ясауларын, таланачак квартираны җентекләп өйрәнүләрен сөйләргә тотына. М.Насыйбуллин

Дәртләнеп алу Азга гына, бераз вакытка дәртләнү

Дәртләнеп бетү Тәмам, бик нык дәртләнү

Дәртләнеп йөрү Әле, хәзер дәртләнү хәлендә булу. Ике-өч көн буена ул [Габделхәй] әлеге куаныч тойгысы белән дәртләнеп йөрде. Н.Фәттах. Ул [Гафият], совет өндәмәләренә ышанып, сәләтенә, зирәклегенә таянып, үрнәк хуҗалык булдырырга дәртләнеп йөри. Ф.Хатипов

Дәртләнеп китү Кинәт дәртләнү, дәртләнүгә этәргеч алу. Музыкага җаны-тәне белән бирелгән Салих Сәйдәшев, милли музыкабызның үсеше, киләчәге хакында сөйләгәндә, тагын да җитдиләнеп, дәртләнеп китте ---. Р.Низамиев. Өстәвенә әнә Миләш тә әнисенең авызыннан «туган йортың», «әтиең йөргән юллар» дигән сүзләрне ишетү белән ничек дәртләнеп китте!.. Г.Якупова

Дәртләнеп кую Кинәт бераз дәртләнү кичерү. Ул бакчага керсә, иркен тын алган кебек була, рәхәтләнеп китә, һавага карап, очарга иткән кебек дәртләнеп куя... М.Гафури

Дәртләнеп тору Һәрвакыт, гел дәртләнү. Дистә еллар театрыбызда директор булып эшләгән Рәшидә апа Җиһаншина да әйтеп куйды: «Иҗат итәргә дәртләнеп торган ветераннарыбызга сәхнә кирәк, сәхнә!» Гомер сәхнәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә