ДӘРТЛӘНДЕРҮ ф. Дәрт бирү, дәрт уяту; рухландыру, рухын күтәрү

Дәртләндерә төшү Тагы да дәртләндерү

Дәртләндереп алу Бераз дәртләндерү

Дәртләндереп җибәрү Кинәт дәртләндерү. [Зөфәр абый] Кичке уеннарда --- берәр кызык әйтеп, биючеләрне дәртләндереп җибәрүләре турында әйткән дә юк. Р.Мөхәммәдиев

Дәртләндереп кую Кинәт, бер тапкыр дәртләндерү

Дәртләндереп тору Һәрвакыт, гел дәртләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә