ДӘРТ и. фар. 1) Рухи һәм физик омтылыш, рухи көч; күңел күтәренкелеге, илһам, көчле омтылыш. Шәяхмәтнең дәрте зур иде. Г.Ибраһимов. Татымадым элек мин һичкайчан Мондый көчле, мондый әрнешле Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, Мәхәббәтне, үчне, сагышны! М.Җәлил. Көмеш медальле солдат, аның сүзенә ачуланып: «Әгәр сугышырга дәртең булса, мин сиңа үземнеке өстенә тагын бер-ике медаль бирермен», диде. М.Гали

2) Уй-фикерне, тормышны биләгән нәрсә; кызыксыну. Һәр кешенең үз дәрте тегермәнчедә су дәрте. Мәкаль

3) Ярату, мәхәббәт хисе, гашыйклык. Авылның һәммә егетләре, Мәрьям туташны күргән саен, «ах, туташ… сине!» дип, дәртләренә чыдый алмый калсалар да, һичбере, яңгыш кына да, аңа бер мөнәсәбәт бәйләргә уена китерә алмый. Г.Ибраһимов. Кайбер җаннар сөю дәрте белән тулып яратылалар. Г.Ибраһимов. Тимер челтәр арасыннан пыялага өргән сулыш эзендә мин аның Фәйрүзәне сүрелмәс дәрт белән яратучы кайнар йөрәк тибешен укыдым ---. К.Нәҗми

4) Капма-каршы җенес вәкиленә омтылу, тартылу хисе; җенси омтылыш. Хайвани дәрте котырып кузгалган кызмача ир кулыннан ычкыну алай ансат түгел иде [Гайниягә]. Ф.Хөсни

Дәрте почмаклану Теләгәнгә ирешү, күңел салган, дәрт иткән нәрсә тормышка ашу; канәгатьләнү. Ярый, минәйтәм, эчтән генә, дәртең почмаклансын, әйдә, алып барыйм, дим. Г.Ибраһимов. Я, күрдеңме, дәртең почмакландымы инде? Г.Бәширов. Дәрт сүнү Берәр нәрсәгә күңел суыну; ошатмый, яратмый башлау. Ләкин анда бару белән тагы дәртем сүнә иде. Г.Ибраһимов. Шулай бу кимчелек бүгенге дәртебезне сүндерә алмады. М.Әмир. Дәрт сүрелү к. дәрт сүнү. Моны күреп, халыкның да дәрте сүрелде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә