ДӘРРӘ’Ү рәв. фар. 1) Күмәк рәвештә, барысы бердән, бердәм. Сибелеп яткан, алка сыман бөтәрләнгән йомычкалар дәррәү купты. Р.Мөхәммәдиев. Кайраучы аларга ниндидер көлке сүз сөйли, хатыннар дәррәү көлеп җибәрәләр ---. М.Юныс 2) Кинәт, шул мизгелдә үк, бик тиз генә. Фәләхов тыйнак кына баш какты, Мәйдан дәррәү кул чапты. Р.Мөхәммәдиев |