ДӘРМАНСЫЗ с. 1) Көчсез, куәтсез; хәлдән тайган, арыган. Карасаң-карамасаң да, күз алдыңда – аларның дәрмансыз гәүдәләре, мескен кыяфәтләре. К.Миңлебаев. Түләк намаз өстендә догалар укып әйтте: «Илаһи, бу кызны, кауме-халкы, малы-туары белән бергә, көн эсселеге белән бергә дәрмансыз ит!» – диде. Г.Гыйльманов

2) иск. шигъ. Дәвасы булмаган, дәвалап булмый торган, сәламәтләндерү, савыктыру ысулы табылмаган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә