ДӘРМАН и. фар. 1) Рухи һәм физик мөмкинлекләр; эш башкарырга сәләтлелек, көч, куәт. Бу бәхетсез әсирләрнең арасында бик зәгыйфь бәдәнле, ак чырайлы бер яшь егет, көннең кызулыгына, хезмәтнең авырлыгына тәкать итеп, хәле, дәрманы беткәч, бераз хәл җыймак өчен, тау буендарак үскән бер агачның күләгәсенә барып утырмыш иде. Ш.Мөхәммәдев. Анда икмәкне табалар көч белән, дәрман белән, Монда һәр ни – бар да әзер акча һәм фәрман белән. Г.Камал. Мәдинә белән ун минуттан артык, өзлексез, бөтен көчен куеп көрәшкән бандитның дәрманы шактый шиңгән иде, ахрысы. Ш.Камал 2) күч. Матди мөмкинлек, матди хәллелек; акча. Керосин алырлык та дәрманы булмаганлыктан, [Хафиз] дәресләрен читтә, сандыклар өстендә, караңгыда әзерли. К.Тинчурин 3) күч. Күңел төшенкелеген һ.б.ш. борчылуларны җиңел кичерергә ярдәм итә торган яки рухи канәгатьләнү китерә торган нәрсә турында. Шул синең тавышың гына тик дәртемә дәрман бирә, шул бирә һәр нәрсәне; шул җан бирә, шул ямь бирә. Ш.Бабич. Дәртен белгән дәрманын белер, диләр, бик дөрес сүз. Г.Камал. Туган илем, син – кадерле анам, Кадерле атам, сөенечем минем, Йөрәгемә дәрт, Яшәргә дәрман бирүчем минем. Р.Ишморат |