ДӘРЕС и. гар. 1) Билгеле бер предмет буенча уку, укыту сәгате һәм шул вакыттагы уку-укыту эше. Ул дәресне мин гомергә оныта алмаячакмын. Укытучы Ульян Андреевич карлыккан тавыш белән, сүз саен басым ясап, дәрес сөйли… М.Юныс. Дәрес арасындагы унбиш минутлык кына тәнәфес иде – еракка китә алмадык. И.Салахов. Башларын түбән иеп, борыннарын мышкылдатып басып торган дүрт малайның кичә дәрестә булмаганлыкларын ул яхшы белә иде. Г.Гобәй 2) Нинди дә булса уку йортларында (мәктәп, урта яки югары уку йортлары һ.б.ш.) укытыла-укыла торган фән. Мәктәп вә мәдрәсәләребездә татар әдәбият дәресләре булмавы әйтеп бетерә алмаслык зарарлыдыр. Ф.Әмирхан. Җәмгыятьне өйрәнү, сәяси белем дәресләреннән мөгаллим абзыеңа имтихан бирү генә җитми. М.Әмир 3) Укучыга, мөстәкыйль эш буларак, өендә эшләргә бирелгән эш. [Мөнирә:] Дәресләреңне әзерләдеңме? [Рамил:] Иртәгә ял. Т.Миңнуллин. Әнисе, бу дәрес әзерләргә бара икән, дип уйласын өчен, ул конспектларын алган иде. М.Юныс. Бүген кич нигәдер эч пошты. Дәресләремне дә әзерли алмадым, күңелсез… И.Салахов 4) Берәр һөнәргә, кәсепкә өйрәнү, осталык, тәҗрибә туплау максатында, остаздан алган хезмәт күнекмәсе, остаз күзәтүе астындагы өйрәнчекнең хезмәт вакыты. Ул я Карл Васильевич янына урман дәресенә, я Миша Степанов янына электр дәресенә, я кызыл почмакка Катя янына рус телен өйрәнергә, я политграмота түгәрәгенә йөгерә. Г.Әпсәләмов 5) күч. Акыл-тәҗрибә бирердәй, алга таба нәтиҗә ясарлык гыйбрәтле эш; сабак. Бай баласы мут буладыр, чыкмыйдыр кафе-шантаннан, белмәгән бозыклыгы булса, дәрес аладыр ул шайтаннан. Ш.Мөхәммәдев |