ДӘРГЯҺ и. фар. иск. 1) Капка төбе, ишек төбе, бусага 2) Дәрвишләр торагы ◊ Дәргяһтан куылган к. дәргяһтан сөрелгән. Дәргяһтан сөрелгән «Аллаһның рәхмәтенә ирешер өчен, Аның ишек төбенә килеп тә максатына ирешмәгән, куып җибәрелгән» мәгънәсендәге тиргәү сүзе. Иллә мәгәр, күзе чыккыры Гитлерны әйтәм, җимерде тормышны, дәргяһтан сөрелгән. М.Мәһдиев |