ДӘРВИШЛЕК и. 1) Дәрвиш булу, дәрвишкә хас сыйфатлар. Даниял исә, башын дәрвишлеккә салып, аның каршында әкият сөйләп тора, фәлсәфә сата. Б.Камалов. Аллага чын күңелдән инану, аның белән бәйләнешкә керергә омтылу дәрвишлекнең үсүенә китергән. Ислам 2) Дәрвиш тормышы. Диңгез синнән качмас. Белмим, нинди мәгънә табарсың икән дәрвишлектә йөрүдән. М.Юныс |