ДӘРВИШЛӘ’РЧӘ рәв. Дәрвишләргә охшатып, дәрвишләрдәй; дәрвишләргә хас булганча. Режиссёр Ренат Әюпов әлеге серле, маҗаралы һәм күпмәгънәле әсәргә янә бер мәгънә өстәгән: испан егете Сантьягоның, илдән-илгә дәрвишләрчә сәяхәт итеп, акыл ташы эзләвенә ул безнең заман яшьләренең мәгънәсез яшәешен китереп кушкан. Тамаша. Әнә Рәмилә егетнең кайгысын күптән күреп алган, ә ул дәрвишләрчә сукыр икән... Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә