ДӘРВИШ и. фар. 1) Дөнья рәхәтләреннән, төрле ләззәтләрдән ваз кичеп, бөтен гомерен ислам диненә хезмәт итүгә багышлаган, ярым теләнче хәлендә мөсафир булып йөрүче кеше. Кайсы асыл зат иҗат иткән бу көйне? Кыйблага карап юл тоткан берәр хаҗимы, әллә үзенең барлы-юклы тауарлары белән шул якларга барып чыккан сәүдәгәрме, әллә... чукындырудан кача-кача, иленнән язган берәр дәрвишме? К.Йосыпов. Дәрвишләр йон тукымадан тегелгән чапан-җилән кияләр. Ислам 2) күч. Мөмкин булган дөнья рәхәтләрен, уңайлыкларны ташлап, үз идеалларын тормышка ашыру өчен, кагылып-сугылып йөргән кеше |