ДӘРӘҖӘЛЕ с. 1) Югары дәрәҗәгә (4, 5 мәгъ.) ия булган, югары дәүләт яки хөкүмәт постын биләгән; урындагы. Шул сәгать дәрәҗәле, олуг Патша, сикерә-сикерә, елан янына килеп җитте. М.Гали 2) Авторитеты, абруе югары булган; хөрмәтле, хөрмәткә лаек. Дәрәҗәле эшләпәнең карачкы башында эленеп торуы хыялын челпәрәмә китерде малайның... Т.Миңнуллин 3) Бик яхшы дип табылган, уңай бәяләнгән, мактаулы, хөрмәтле (эш, шөгыль, ысул һ.б.ш. турында). Билгеле, киләчәктә Өметгалине дәрәҗәле урын, ихтирамлы эш көтә. М.Юныс |