ДӘРӘҖӘ и. гар. 1) Нәрсәнең дә булса икенче бер нәрсә белән чагыштырмасы, үлчәм кимәле. Илсөяр, моны ишетүгә, партизаннар алдына чыкты һәм соң дәрәҗәдә сакал-мыек белән капланган әтисен танып алды. Г.Гобәй. Моннан тыш, аларда байлыклары төрле дәрәҗәдә булган һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр яшәгән. Г.Дәүләтшин. Клуб ишелер дәрәҗәгә якынлашты. З.Хәким 2) Кабат, тапкыр, мәртәбә. [Телескоп] Нәрсәне үз зурлыгыннан ничә дәрәҗәләр зурайтып күрсәтә. Г.Ибраһимов 3) Үсеш баскычындагы бер басма, ирешелгән чик. --- шул рәвештә бер атна-ун көн чамасы Галиәкбәр агай, шәһәрнең астын өстенә китереп, беренче класс рестораныннан башлап түбән дәрәҗәдәге кабакка кадәр, һичбер зыярәт итмәгән җирне калдырмады. Ш.Мөхәммәдев 4) Нинди дә булса бүленеш системасында, рәсми һ.б.ш. бүленешләрдә: бер баскыч, урын, тәртип. Ләкин бу нәрсә бит чын сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә менеп җитмәгән, бары гади бер панорама гына. Г.Бәширов 5) Төрле авырулар һ.б.ш. вакытында стадия, баскыч, бүленеш. Пешүне дәрәҗәләргә бүлеп йөртәләр. Беренче дәрәҗә пешү булганда, тире кызара һәм бераз шешә. Социалистик Татарстан 6) Абруйлы эш урыны: югары дәүләт яки хөкүмәт посты; җәмгыятьтә тоткан урын. Азымбай яше зур, сакалы ак булса да, байлыгы юк, кабилә эчендә дәрәҗәсе кечкенә, шуңа күрә аның белән бераз юләрләрчә шаяралар иде. Г.Ибраһимов. Кирәк түгел таш пулатлар, Зур дәрәҗә, юрга ат. Т.Гыйззәт 7) Рәсми бирелә торган һәм эш-хезмәт баскычын күрсәткән исем. Сугыш сугыш инде, 1942 елның 12 ноябрендә унтугыз яшьлек абыебыз да гвардия өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә Витебск юнәлешендә һәлак булды. К.Йосыпов. Хөкүмәт аны генерал-майор дәрәҗәсенә мендерде. Урал 8) Авторитет, җәмгыятьтә тоткан урын, абруй. Үз остазыңның дәрәҗәсен төшерергә, укый торган изге йортыңның яман атын сатарга кемнән өйрәндең? Т.Гыйззәт. Үз бәһаң, үз-үзеңнең кадереңне белү; кешелек горурлыгы. Әнисә, үзенең дәрәҗәсен – бәясен яхшы аңлап, үзен пакь, чиста тотуы белән дә башка кызлардан аерылып тора. З.Бәшири. Миңлегаяз белән Азатның да дәрәҗәсе, көне түгел, сәгате белән артты малайлар арасында. Р.Мөхәммәдиев 9) Нәрсәнең дә булса бәһасы, кыйммәте, үтемлелеге, әһәмияте. Зәвык белән бизәкләп эшләнгән җыйнак өйләр, чирәмгә, бәпкә үләннәренә төренеп утырган тигез иркен урам, пөхтә итеп себерелгән капка төпләре, койма читендә үсеп утырган ак каен, миләш, шомырт агачлары – боларның берсе дә дәрәҗә яисә байлык күрсәткече саналмаган. Р.Мөхәммәдиев 10) мат. Санны (кыйммәтне) үз-үзенә тапкырлаганнан чыккан тапкырчыгыш. Дәрәҗәләрне хәзергечә язу (а², а³ һ.б.) Декарт тарафыннан кертелә, өстәвенә аның икенче дәрәҗәсен, ягъни а² ны ул аа тапкырчыгышы рәвешендә бирә. Алгебра 11) лингв. Сыйфатларда һәм рәвешләрдә: билгенең-сыйфатның микъдар дәрәҗәсен белдерә торган грамматик форма. Асыл сыйфат белән белдерелгән билге төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин: бер предметтагы билге, икенче бер предметтагы шундый ук билге белән чагыштырганда, аннан бераз артык, яки иң югары дәрәҗәдә, яисә гадәттәгедән ким булырга мөмкин. Татар грамматикасы 12) лингв. Фигыльләрдә: эш-хәлнең яки процессның дәвамлылык яки кабатлаулылык, тизлек яки кинәтлек, тулылык яки кимлек төсмерләрен белдерә торган грамматик форма. «-п» га тәмамланган хәл фигыльгә «калу» модификацияләүче фигыле кушылып ясалган тезмә фигыльләр түбәндәге дәрәҗә мәгънәләрен белдерәләр ---. Татар грамматикасы |