ДӘМ I и. Мизгел, мәл, бик кыска вакыт аралыгы. Мән шикәстә гарибнең хәлен бер дәм сурмадың? Кол Шәриф. Шул халәттә гаять мохтаҗ улам шул дәмдә мин Якты юлны күрсәтүчегә, бөек ярдәмгә мин. Г.Рамазанов