ДӘЛИЛЛӘ’Ү ф. Нәрсәне дә булса дәлилләр белән раслау, исбат итү; фактлар белән нигезләү. Әлеге мәкалә --- иҗат интеллигенциясенең кулына идеология богаулары кидерергә маташуның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүен әтрафлы итеп дәлилләп исбатлады. Ә.Сәхапов. Яхья Ханов бакча оештыру эшенең баштан ук уйланып җитмәгәнлеген дәлилләргә кереште. Ф.Садриев. Алар Пәйгамбәребез сүзләре белән дәлилләнгән хакыйкатьтер. Татар мөселман календаре

Дәлилләп бару Һәрберсен, бер-бер артлы дәлилләү. Шунысы да әһәмиятле: диссертант үзенең фәнни фикерләрен, тикшеренүләрен шагыйрь иҗатыннан мисаллар белән дәлилләп бара, икеләнерлек, шикләнерлек урын калдырмый. Р.Миңнуллин

Дәлилләп бирү Дәлилләнгән итү. Коперник әгәр дә Җирнең, Кояш системасының физик халәтен ачыклаган, дәлилләп биргән булса, Солтан – прогресс һәм фән заманында яшәүче галим – үз хезмәтләрендә аларны инкяр итәргә җыенмады ---. Ф Яхин

Дәлилләп бетерү Нәрсәне дә булса тәмам, ахырынача, анык нәтиҗәгә ирешкәнче дәлилләү. Галим үз фикерен дәлилләп бетерде

Дәлилләп карау Дәлилләргә тырышу. [Илдар:] Анда шундый механизм, матурым... Ришвәт бирүне дәлилләп кара син! Ул фактик яктан рәсми рәвештә бирелә. Г.Әкбәр

Дәлилләп килү Элек-электән, күптәннән, даими, системалы дәлилләү. Республикабыз яшьләр оешмалары үзләренең актив булуларын һәр эштә дәлилләп килә. Шәһри Казан

Дәлилләп тору Даими яки әледән-әле дәлилләү. Илгиз милли җанлы иде, халкыбызның аһәңен, моңын тоеп яшәде. Моны аның чын халык моңы белән сугарылган дистәләгән әсәрләре дәлилләп тора. Д.Гыйсметдинов. --- җиһазларының яхшылыгы Әхмәди Хәмитовның бай адәм икәнлеген дәлилләп торалар иде. З.Бигиев

Дәлилләп чыгу Барысын да, башыннан ахырына кадәр дәлилләү. [Фейербах] --- немец философиясендә озак еллар дәвамында хакимлек итеп килгән идеалистик карашларны каты тәнкыйтьләп, материалистик карашларны нигезле дәлилләп чыга һәм фәлсәфи материализмны Аурупа күләмендә яңадан торгыза. К.Гыйззәтов

Дәлилли бару Акрынлап һәрберсен бер-бер артлы дәлилләү. Ул – эше белән әйткәннәренең дөреслеген дәлилли барды

Дәлилли башлау Дәлилләргә керешү. --- күптән түгел генә ачылган түләүсез юридик консультацияләр үзләренең нәтиҗәлелекләрен дәлилли башлады. Шәһри Казан

Дәлилли төшү Тагы да күбрәк дәлилләр китерү. Фән аксакаллары яшь галимнең соңгы ачышын дәлилли төшү кирәк дип таптылар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә