ДӘЛИЛЛӘНҮ ф. Тиешенчә исбатлану, җитәрлек дәлилләре булу. Гаҗәеп дәрәҗәдә дәлилләнгән, ифрат тирән фикерле, нәкъ вакытында язылган хезмәт иде ул. Р.Мирхәйдәров. Тикшерү барышында ошбу өчлекнең җинаятьчел гамәлләре дәлилләнсә, алар яңадан гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырачак ---. Безнең гәҗит Дәлилләнеп бару Эзлекле рәвештә, бер-бер артлы дәлилләнү. --- әйтеләсе фикер расланмаса, аны язудан файда юк. Әлеге басмада, киресенчә, һәрбер факт тарихи чыганаклар белән дәлилләнеп бара. Ватаным Татарстан Дәлилләнеп килү Электән үк, һәрвакыт эзлекле рәвештә дәлилләнү. Әмма Америкада да ул законның идеаль эшләмәве гел дәлилләнеп килә, Мәскәү мәктәбендәге вакыйга да ау мылтыгына гына рөхсәт булу да нинди бәлаләргә китереп җиткерә алуын исбатлап күрсәтте. Шәһри Казан Дәлилләнеп җитү Тиешенчә, җитәрлек дәрәҗәдә дәлилләнү Дәлилләнеп тору Гел, һәрвакыт, әледән-әле дәлилләнү. Моңа мисаллар эзләп тә каядыр барасы, сорашасы-белешәсе, фәнни мәкаләләр актарасы юк, ул көнкүрешебездә дә адым саен дәлилләнеп тора. Шәһри Казан |