ДӘЛИЛ и. гар. 1) Нәрсәне дә булса раслап, исбатлап, нигезләп әйтелгән аргумент; әсас, анык караш. Вөҗдан бу дәлилләрнең ышандырырлык түгеллеген белгертә. М.Юныс. Сүз көрәштерергә кирәк тә тапмадым, аның иманын үзгәртерлек дәлилләрем дә юк иде. М.Əмир. Кулда дәлилләр юк, ә дәлилсез сөйләү яла ягуга тиң ---. Ф.Садриев 2) Нигезли, раслый, исбат итә торган факт; аргумент. «Мәдәни» дигән даирәләрдә исә, гомумән, динне логикасыз, реаль дәлилләрсез «фаш итү», әтәчләнеп сүгү бик күпләрнең көн итү – тамак туйдыру әмәленә әверелде. Ф.Дунай |