ДӘҖҖАЛ и. гар. 1) дини «Ялган мәсих»; ахырзаман җиткәч, ишәккә атланып, Иблис коткысы белән, Аллага һәм аңа ышанучыларга каршы чыгачак алдар зат; аны күргән мөселманнар һәлак булачак; христиан динендә аны «ялган Христос» – «антихрист» дип атыйлар. Мөселман хәдисләрендә Дәҗҗал диңгез буендагы кыяга кадакланган дип күрсәтелә. Ислам

2) күч. Алдакчы, ялганчы. – Бер күзле ул дәҗҗалны өемә кертәсем юк, – диде мәрхүм. Д.Йосыпова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә