ДӘДӘ ДӘДӘЙ и. рус диал. 1) Әтисенең яки әнисенең абыйсы (яки энесе). Мин, бик яшьли үксез калып, ундүрт яшемә кадәр мәрхүм дәдәм өендә тәрбияләндем. Ш.Камал

2) Үзеңнән күпкә өлкән, ләкин карт булмаган кеше, агай (гадәттә, русларга һәм керәшеннәргә карата кулланыла). Һәм Илсөяр, аучы җәнлек артыннан күзәткән шикелле, бабай белән Андрей дәдәне күзәтә башлады. Г.Гобәй. Иргали менә ничәнче кат инде, әллә, чыннан да, нэпман Иван дәдәйгә барып, эшкә ялланып караргамы дип өмсенеп куйгалады. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә