ДӘГЪВАЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. дәгъвалау. Карар укый: Бу ике дус инде, Дәгъвалашып судка йөрмәсен, Өйләренә кайтып, Ничек кирәк, Өзмәсеннәр шулай араны. З.Мансур

2) Талаш-низаг китереп чыгару, даулашу. [Сафый:] Менә бу пианиноны шул Рокыя өчен дәгъвалашып алдырттыгыз бит. Ф.Әмирхан. [Әхәт:] Шулайрак… Фактларның шактые моның яклы иде!.. Дәлилсез тотынган ул егет дәгъвалашырга! А.Гыйләҗев

Дәгъвалаша башлау Дәгъвалашырга тотыну

Дәгъвалаша бирү Дәгъвалашуын дәвам итү, һаман дәгъвалашу

Дәгъвалашып алу Аз вакытка, кыска гына дәгъвалашу

Дәгъвалашып бетү Бик нык дәгъвалашу, дәгъвалашуның ахыр чигенә җитү

Дәгъвалашып тору Даими, әледән-әле, еш дәгъвалашу. Минем гаҗәпләнүемә, анам да, атам да аның өчен дәгъвалашып тормадылар. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә