ДӘГЪВАЛА’У ф. 1) Нәрсәгә дә булса хокукы булу турында белдерү. Боларның уң яктагысы Византия стиленә тартым, куполлап эшләнгән, сул яктагысы тешләк башнялары белән готик стильне дәгъвалап маташа иде. Ш.Камал. Башка республикалар кебек үк, башлыча рус халкы яшәгән бик күп регионнар зуррак мөстәкыйльлек таләп итәләр, үзләренең статусларын күтәрүне дәгъвалыйлар. Казан 2) Нәрсәгә дә булса омтылу; берәр нәрсәне таләп итү, дәгъва итү, сорау даулау. Ул, озын кулларын болгый-болгый җир дәгъвалаганда, Гафият, аның янына басып: – Миңнулла дус, акрын! – дип, Миңнуллага торып китәргә ирек бирмичә торды. И.Гази Дәгъвалап алу Кыска, аз вакыт арасында дәгъвалау; берникадәр вакыт дәгъвалау Дәгъвалап йөрү Әле, хәзерге вакытта дәгъвалау. Чаллылар 6–7 сыйныфлар өчен «Ватан тарихы» дәреслеген тыюны дәгъвалап йөриләр. Шәһри Чаллы Дәгъвалап тору Даими, әледән-әле дәгъвалау Дәгъвалый башлау Дәгъваларга тотыну Дәгъвалый бирү Дәгъвалавын дәвам итү, һаман да дәгъвалау Дәгъвалый төшү Бераз дәгъвалау |