ДӘГЪВА и. гар. 1) Нәрсәгә дә булса омтылыш; берәр нәрсәгә хокукның булуын белдереп куйган таләп; претензия. Бу хакта китергән башка матдәләрендә ул [шагыйрь] шушы фикерен үстерә, үз дәгъвасына яңа дәлилләр өсти. Г.Нигъмәти. --- Х.Туфан, исемсез һәм дәгъвасыз хәлдә, әдәбиятның иң авыр йөген «Туфанчалап» күтәрешергә – батрак крушнигы булырга әзер язмыш белән шигъриятебезгә килеп керә. М.Гайнетдинов

2) юр. Нинди дә булса бәхәсне хәл итү максатыннан, судка һ.б.ш. органнарга ясалган мөрәҗәгать. Мәсәлән, бер сәүдәгәрнең икенчесендә алачагы булып, араларында вексель яки расписка булмаенча, эшләре дәгъвага китсә, алачак адәмнең дәфтәрләре бухгалтерия ысулына тугыры йөртелгән булса, торговый уставның 617 нче маддәсенә бинаән хакын судлашып ала аладыр. Ш.Мөхәммәдев. Өч айдан соң окружной судның гражданский бүлегеннән чакыру кәгазе килсә дә, Михаил үзенең дәгъвасы дөреслеген исбат итәргә бара алмады… Ш.Камал. С.Нәфиев рәислегендә Татарстан Республикасы Конституция суды төрле предприятие һәм физик затларның байтак дәгъвасын карап тикшерде. Мирас

3) Берәр нәрсәгә карата белдерелгән катгый ризасызлык, канәгатьсезлек. Мөхип әби Гайниҗамалның бу хаклы дәгъвасын игътибарсыз калдырмады. Ф.Әмирхан. Тылмачның соңгы җөмләләрен ишетүгә, яландагы халыкның түземлеге сынды. Төрле якта ризасызлык, дәгъва, кычкырыш купты. В.Имамов

4) Масаючан, мин-минлеккә корылган, һавалы, ләкин нигезсез омтылыш, теләк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә