ДӘВЕР I и. гар. 1) Җәмгыять тормышының үзенә хас вакыйгалар белән билгеләнгән бер вакыты; чор; заман. Алтын Урда заманындагы мәдәниятнең нигезен тәшкил иткән Болгар мәдәнияте Казан ханлыгы һәм аннан соңгы дәверләрдәге мәдәниятнең дә гомуми әсасе һәм аның дәвамы булып тора. Ш.Абилов. Чын шагыйрь, Иман биеклегеннән торып, дәверләр аръягына сүз йомгагын чөя алган икән, аны дәвер ызаннарында кузы калган учак көле арасыннан Вакыт кайтып күтәреп ала да мәңгелек бишегенә сала. М.Галиев 2) Билгеле бер вакыт аралыгы; цикл. Госпитальдә эшләү дәверендә, аның үтә йомшак холкы шактый ныгып өлгерде. Г.Әпсәләмов 3) Нинди дә булса процесс үсешендә, билгеле бер этап, баскыч, стадия. Безнең әдәби тел әле эшләнү дәверен кичерә. Җ.Вәлиди. Ул [Газизхуҗа апа] башта, туу-үлү шикелле, яшәү дәверендәге иң мөһим вакыйгаларга кагылды… М.Юныс 4) геол. Геологик система катлауларында тау токымнары барлыкка килгән билгеле бер вакыт аралыгы; эраның бер өлеше. Бозлык дәверендә Көнчыгыш Европа тигезлеге төньяк яртысының шактый өлеше гигант бозлык белән капланган булган. Физик география |