ДӘВАЧЫ и. иск. 1. Даручы, имче, дәвалаучы, дәвалый торган кеше. Яраланган иде күкрәк сугышта, Ала алмый идем юньләп сулыш та. Төзәлмәс тиз яраң, диде дәвачы, Фәкать сабрың, диде, барлык дәвасы. Ә.Исхак. Гөлчәчәккә якын барсам, Чәнечкесенә кадалсам, Җаныма җәрәхәт алсам, Дәвачы да ул булырмы? Р.Гаташ. Кичерү соравы аша саулыгын үзе үк кайтарган авыру, мине дәвачы савыктырды, ди. Шәһри Казан

2. с. мәгъ. Дәвалау белән шөгыльләнә, дәвалый торган. Дәвачы карчык кулыннан да йомшаграк, аныкыннан да шифалырак кул булмый дип санаган авыл балалары ---. Рифә Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә