ДӘВАМЫНДА бәйл. 1) Вакытны белдергән сүзләрдән соң килеп, «шул вакыт эчендә» дигәнне аңлата. – Казан татарлары, – дип яза ул [К.Фукс], – буйсындырылган өч йөз ел дәвамында үзләренең шулкадәр күп милли үзенчәлекләрен саклап киләләр. И.Гафаров. Ул [сәнәкчеләр фетнәсе], 1920 елның 7 февралендә башланып, 35 көн дәвам итә. И.Таһиров 2) Эш-хәлне, вакыйганы, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрдән соң килеп, «шуның барышында, шул процесс вакытында» дигәнне аңлата. Шул картиналар дәвамында бөтен кеше аш әзерлиләр, барысы да Гөлгенәне каршылыйлар. М.Җәлил. Сугыш дәвамында андый хәлләр аз булмады. Г.Минский |