ДӘВАМЧЫ и. кит. Нинди дә булса эшчәнлек өлкәсендәге алдынгылар, әйдәп баручылар артыннан барып, аларның эшен дәвам итүче яңа буын; варис. Дөнья шулай яратылган: киләчәгең – дәвамчыда. Р.Фәйзуллин. Кызы Әлфияне Шаһмәлиев малае белән кавыштырып, «укмаштырып», шундый таяныч, дәвамчы булдырырга иде исәбе [Садыйк Сираевичның]. З.Хөснияр. Биредә, ислам дөньясында, мәшһүр Сахибзадә ишанның хәлифәләреннән дәвамчы санала. Казан утлары |