ДӘВАМЛЫЛЫК и. Дәвамлы булу; барыш, озынлык. --- шигърият күчемлелектән, дәвамлылыктан башка яши алмый. Т.Галиуллин. Кичәге ул – бүген, ә бүген – иртәгәге ул. Бу – Вакыт агышы, дәвамлылык, тормыш. «Хәтер» дигән нәрсә шушы дәвамлылыкны онытмас өчен кирәк тә инде... Р.Фәйзуллин. Мирвәли гомере – вакыйгалар агышыннан югарырак күтәрелеп, аны тарихи дәвамлылыкта һәм алмашынучанлыкта күрә алмауның типик бер мисалы. М.Вәлиев |