ДӘВА’М ИТҮ ф. 1) Пространствода, җирдә яки берәр өслектәге нәрсә арырак сузылу, тагын да булу

2) Эш-хәл, хәрәкәт, халәт, уйлар һ.б.ш. тәмамланмый, бетми тору, сузылу. Хат болай дәвам итә: «Шәһәрдә хәлләр шулай». Ш.Камал. Хөрмәтле сэр, күрсәтмәләрегез буенча, Бохара әхвәлләрен ачыклауны һәм кайбер ашыгыч чаралар күрүне дәвам итәм. Т.Әйди. Киләчәккә күкрәп баруында Дәвам итсен безнең Туган ил. Ш.Маннур

3) Вакытны белдергән сүзләрдән соң килеп, эш-хәл, хәрәкәт, халәт, уй һ.б.ш. шул вакыт эчендә булуы, узуы. Әз генә вакыт дәвам иткән буталыш, чуалыш һәм әүмәләш, ябырылып, кеше кыйнауга әверелде. М.Галәү

4) Урын-вакыт килешендәге сүздән соң килеп, шул хәлдә калу, булу, шуны өзми-бүлдерми алып бару. Камил --- укуында дәвам итә. Һ.Такташ. [Отряд] Икегә аерылып, бер пары көнчыгышка таба томырылды, икенчесе юлын әүвәлге юнәлештә дәвам итте. Т.Әйди

5) Эшне-хәрәкәтне туктатмау, бетермәү. Без утыргач, кичә тагын шулай Дәвам итте чиксез күңелле. Ш.Маннур. Моннан тыш, алар икенчел төркем культларны тәшкил итүче сыннарга табынганнар, төрле рухларга, теге дөньяда яшәүнең дәвам итүенә ышанганнар. Г.Дәүләтшин

6) Бетерми саклап бару. Хуш, онытма! Сөюеңдә яшьлегем дәвам итсен. Г.Хуҗи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә