ДӘВАМ и. гар. 1) күбесенчә тарт. форм. Нәрсәнең дә булса билгеле бер чиктән узып, арырак сузылган өлеше. Тауларның дәвамы күренми дә

2) Эш-хәрәкәт, процесс, хәл-вакыйганың вакыт эчендәге сузымы. Бу уйларның дәвамы Шакирны, әллә кайлардан әйләндереп, яңадан әүвәлге тыныч өметсезлеккә кайтарды. Ф.Әмирхан. Гомерем дәвамы булып Илнең даны ялганыр. Ә.Ерикәй. И-их, Каласы, Зур өметләр бакчасы, Ярсу дәртнең, Бар теләкнең Синдә табыла дәвамы. Ш.Маннур

3) Берәр нәрсәнең бүленеп торганнан соң килгән өлеше, кисәге. Әлеге китап [Оҗмахка бер адым] 2004 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Пәйгамбәр таңы» романының дәвамы. С.Поварисов

4) к. дәвамчы. Зәйтүнәнең бөтен җире анасына охшаган, аның дәвамы. Ф.Хөсни

5) Дәвамлылык, озынлык. Көннәр озын булганда, аның дәвамы – егерме, ә төннең дүрт сәгать. Кыш кергәч, киресенчә, төн – егерме, ә көн дүрт сәгать. Татар халык иҗаты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә