ДӘВАЛАУЧЫ с. 1. Дәвалый торган, дәвалау белән шөгыльләнә торган. Рухияне дәвалаучы табибә Әминә исемле икән. Г.Гыйльманов. --- дәвалаучы песиләр турында гәзитләрдә дә яза башладылар. Ш.Маннапов. Дәвалаучы врачларның күрсәтмәсе нигезендә аэротерапияне медицина сестрасы уздыра. Яшәү яме

2. и. мәгъ. Авыруны дәвалау белән шөгыльләнүче кеше; табиб. Түрәләрне, байларны дәвалаучылар табылыр ул. Ә гади халыкны?.. Р.Батулла. Күрәзәчеләр, дәвалаучылар хәзер буа буарлык, аларның ялганчы икәнен каян белергә? Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә