ДӘВАЛА’У ф. 1. 1) Сырхауны, чирне дарулар һ.б.ш. чаралар ярдәмендә бетерү. Дөрес дәвалау өчен, авыру турында барысын да белергә кирәк. Яшәү яме. Саф һавалы аллеялар буйлап салмак кына атлаганда, күп төрле бихисап кабинетларда дәваланганда, --- иксез-чиксез шатланасың. Яшәү яме. Җимеш агачларының зарарланган урыннарын дәвалыйлар һәм дезинфекциялиләр. Татар мөселман календаре. [Мария Петровна:] Каюмова, нигә елыйсыз, әллә дөрес дәваламыйлар дип уйлыйсызмы? Дөрес дәвалыйбыз, әле менә бүген сезнең авыру буенча консилиум үткәрдек. Мирас

2) Чирле кешене махсус шартларга урнаштырып, аңа яраклы режим тудырып, уңай мохитка күчереп, кирәк очракта дарулар да кулланып сәламәтләндерү, савыктыру. Бу кечкенә курорт Әлмәттән әллә ни ерак түгел. Шөгер тирәсендә генә. Анда ләм белән дәвалыйлар. Ю.Әминов

3) күч. Төрле борчу, авыр хәлдән чыгу юлын җиңел кичерергә, алардан арынырга ярдәм итү

2. и. мәгъ. Чирне, җәрәхәтне, авыруларны бетерү өчен махсус ысуллар, чаралар. Зәйнәп Гафурова күптән инде пенсиядә. Ләкин эшен ташламый, аны һаман дәвалау корпусында --- күрәсең. Яшәү яме. Диетик туклану дәвалау учреждениеләрендә, санаторий, курортларда --- дәвалау чараларының бер өлеше булып тора. Татар халык ашлары

Дәвалап алу Берникадәр вакыт дәвалау, озакка сузылмаган вакыт аралыгында дәвалау

Дәвалап бетерү Барысын да дәвалау; тәмам, тулысынча терелгәнче дәвалау. [Карчык:] Һи, балам. Духтырлар кемне генә дәвалап бетерсеннәр. Корткалардан башка да кешеләре җитәрлектер. Ф.Яруллин. Психиатр авыруга: Мин сине кеше иттем бит, әй. Ниһаять, арттырып сөйләү, даһилык, бөеклек зәхмәтеннән дәвалап бетердем. Р.Гаффаров

Дәвалап йөрү Әле, хәзер, сөйләү моментында дәвалау белән мәшгуль булу. Рита, бар булдыклылыгын эшкә җигеп, Инганы дәвалап йөрде. Х.Камалов. Ханга шәһәрдә өч тат [гарәп] табибының кешеләрне дәвалап йөрүләре турында әйтәләр. Т.Нәбиуллин

Дәвалап карау Дәваларга тырышу. Патша сорый моннан: Нәрсә кирәк, улым, ни йомыш? ди. Минем йомыш шул гына: кызыңны дәвалап карар идем, ди. Әкият

Дәвалап тору Туктаусыз дәвалау; гел, әледән-әле дәвалау. Таңсылу никадәр кешеләрне дәвалады һәм әле дә дәвалап тора. Ф.Яруллин

Дәвалап чыгу 1) Билгеле бер вакытның башыннан алып ахырына кадәр дәвалау. Күрше карты аны төне буе карап, яра-җәрәхәтләрен дәвалап чыккан, ахры ---. Г.Гыйльманов

2) Барысын да бер-бер артлы дәвалау

Дәвалап яту к. дәвалап йөрү. Больницага алып килсәк, анда инфаркт диделәр. Анысын дәвалап ятканда, ашаганы үтми башлады. Г.Бәширов Җанга, тәнгә сеңгән яраларны Мин дәвалап ятам авылда. Р.Гатауллин

Дәвалый бару Һәрберсен, акрынлап барысын да дәвалау

Дәвалый башлау Дәваларга керешү. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». М.Хәбибуллин. Машаны дәвалый башлау мәшәкатьле булмады: бер танышым моны үз өстенә алды. М.Насыйбуллин

Дәвалый төшү Тагын да бераз дәвалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә