ДӘВАЛАНУ ф. Өй шартларында, хастаханәдә һ.б.ш. урыннарда нинди дә булса авыруны дәвалау. Сакмановка озын-озак дәваланырга, капиталь ремонт узарга туры киләчәк. Т.Галиуллин Дәвалана башлау Дәваланырга керешү. Шифаханәдә дәвалана башлап, бераз аякка баса башлагач ук, мин аның хәлен белешергә кердем. Г.Бәширов. Иптәшләремнең балаларын күреп кызыга да идем. Ахыр килеп, дәвалана башладым. Шәһри Казан Дәвалана төшү Бераз дәвалану Дәваланып алу Берникадәр вакыт дәвалану Дәваланып йөрү Әле, хәзерге вакытта дәвалану белән мәшгуль булу Дәваланып карау Дәваланырга тырышу Дәваланып тору Әледән-әле яисә еш дәвалану. Кирәгенчә ял итеп, дәваланып тормаса, рәте юк. З.Фәйзуллин Дәваланып яту Әле, хәзерге вакытта дәвалану. Мин ул вакытта Казан шәһәренең Горький урамындагы Ортопедия һәм травматология институты дип аталган хастаханәдә дәваланып ята идем. Ф.Яруллин |