ДӘВА и. гар. 1) Дару. Дәва әзерләү өчен, чиянең җимешләрен, яшь ботакларын вә яфракларын файдаланалар. Татар мөселман календаре 2) Гомумән савыктыру чарасы, сихәтләнү юлы, им. Әҗәлгә дәва юк, диләр, мәхәббәткә бар микән? Җыр. --- курорт дәвасын тулыландыра һәм аларның уңышлы баруына булыша. Татар халык ашлары 3) күч. Авыр хәлдән чыгуга ярдәм иткән чара, әмәл. Дәртсезгә дәва юк. Әйтем. Сүз сихәте, сүз дәвасы – уятучысын көтеп, күпме шигырь юлларына салынган хикмәтле дога. М.Галиев. Безнең халыкны исә язмыш дөньяга чәчкән дә үзе үк, югалмасыннар болар дигәндәй, дәвасын, чарасын да табып биргән – җыр! К.Йосыпов |