ДА’ЧА и. рус 1) Шәһәрдә яшәүченең, җәйге көннәрдә ял итү өчен, шәһәрдән читтә урнашкан йорты, бакчасы. Бәлки, синең гозерне иртәгә минем дачада икәү генә калып уйлашырбыз, хәл итәрбез? М.Мәһдиев. Безнең күпчелегебез әле дә Рәис Кыямыч ярдәме белән алынган фатирларда яшибез, дача-бакчаларыбыз бар. Ф.Дунай

2) Дачалар урнашкан махсус урын, территория. Бу дача Казандагы бер заводның дачасы. Г.Мөхәммәтшин. Машина тимер юл белән янәшә сузылган асфальттан бара, дачалар, авыллар кала. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә