ДАҺИ с. гар. 1. 1) Иҗади сәләтлекнең иң югары дәрәҗәсенә ия булган, чиктән тыш талантлы. --- Такташ киләчәк кешеләренә үзен «җырчы-философ» дип тәкъдим итә: «Сезнең заман халкын философлык, даһи җырчы булу белән дә шаккатырып булмас...». М.Гайнетдинов. --- бервакыт факультетта зур кичә әзерләгәндә, бөек остазыбыз, шигъриятнең даһи галиме Хатип ага Госман --- Рәдифне чакырып алды да шул кичәдә шигырь укырга тәкъдим итте. Н.Хисамов

2) Бөек, танылган, данлыклы. Адәм баласы нинди даһи бит: ул шушы өч төстән [зәңгәр, яшел, кызыл] меңгә якын төс һәм төсмер иҗат иткән. Ә.Баян. Ялган даһи, ялган ышанулар, ялган яшәү, ялган тәгълимат. К.Нәҗми

3) Иҗади сәләтлелекнең, талантлылыкның җимеше булган; шедевр (сәнгать әсәрләре һ.б.). Даһи әсәрләрне генә --- халык гасырлар дәвамында кулыннан, теленнән, алдыннан төшермичә саклап килә ---. Ф.Фәсиев. Кеше даһи тереклекнең терәге ул ---. Г.Афзал

4) ирон. Чиксез, гадәттән тыш отышлы (уй, план һ.б.ш.). --- минем башка да кайвакыт даһи фикерләр килеп ала. М.Мәһдиев. Шулчак аның башына даһи бер уй килде. Ф.Садриев

2. и. мәгъ. Нинди дә булса өлкәдә яки, гомумән, сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә ия булган кеше; чиктән тыш талант иясе. Даһиларның үткен зәвыксыз әсәрләре алар яшәгән, иҗат иткән чорның кайнар сулышын алып кайтты. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә