ДАУЛЫ с. 1) Дау белән булган, ызгышлы, талашлы; дау, ызгыш-талаш белән тәмамланган (эш, мәҗлес, вакыйга һ.б.ш.). Даулы җыелыш 2) Гауга, гауга чыгаруга сәбәп булган; бәхәсле. Ләкин мең елдан бирле чишелмәгән даулы мәсьәләләр шул килеш кала бирде. М.Галәү 3) күч. Дау, ызгыш-талашка бай булган; гаугалы, тынычсыз (тормыш, көрәш күренешләре, чор). Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Н.Исәнбәт. Низаглы, даулы дөньяга Кул селтәмәк булдым да Киттем хәтер өермәсе Өергән шул болынга! Зөлфәт 4) Зур, тарихи көрәшләргә бай (чор, дәвер һ.б.ш.). Шигъри сафлар! Сезне даулы кырга Шагыйрь күңеле күпме үткәрде!.. Р.Әхмәтҗанов |