ДАУЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. даулау 2) Берәр нәрсә таләп итеп, үзара дау күтәрү; бер-берсенә каршы ызгыш куптару, сатулашу. [Староста:] Әгәр дә без шушылай килешә алмый даулашабыз икән, ул чагында паёк бүлүне куеп торырга туры киләчәк. М.Галәү Даулаша бару Даулашу торган саен арту, көчәю. Тынычланасы урынга, һаман да даулаша баралар Даулаша башлау Даулашырга тотыну. Ул [Җамал] башкаларның аның ихтыярына буйсынуын тели, әгәр каршылыкка очраса, алдын-артын уйлап тормый, даулаша башлый. Ф.Сафин. Әлеге суфи өенә керсә, тегесе: «Кайда миңа дигән өлеш, бусы – иптәшеңә дип әйтте ич», – дип даулаша башлый. А.Рәшит Даулашып алу Озакка сузылмаган вакыт аралыгында даулашу; берникадәр даулашу. --- Гаяр Әббәсов мәрә судьясы янына барып: «Бу алка саналмый, уенны ник туктатмадың, уен вакыты беткән булган», – дип даулашып алды. Ә.Камалетдинов Даулашып йөрү Даулашу хәлендә булу; әле, хәзерге вакытта даулашу. Әле кичә генә, үзара төрткәләшә-төрткәләшә, байбәтчә җирләрен даулашып йөргән ярлы-ябагай, утлы кисәү күргән эт баласы сыман, койрыкларын кысты, эчкә бөгәрләнде. В.Имамов. Дәүләтбикә белән Гәүһәр тату гына булгач, кайнана белән килен даулашып йөрмәде ---. Г.Якупова Даулашып кую Тиз арада, аз вакыт аралыгында даулашу. Хатыннар тагын даулашып куйдылар Даулашып тору Әледән-әле, бертуктаусыз даулашу. Аңламассың бу күршеләрне, гел даулашып торалар |